Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
20 февраль 2020, 17:00

Балаларны аяусыз мөнәсәбәттән саклыйк

Районда “Үсмер – гаилә” искәртү чарасы үткәрелә, ул балигъ булмаганнарны өлкәннәрнең аяусыз мөнәсәбәтеннән саклауга, гаилә низагларын искәртүгә юнәтелгән.

Районда “Үсмер – гаилә” искәртү чарасы үткәрелә, ул балигъ булмаганнарны өлкәннәрнең аяусыз мөнәсәбәтеннән саклауга, гаилә низагларын искәртүгә юнәтелгән.
- Әлеге вакытта балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә балаларын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән 162 ата-ана профилактик исәптә тора. Ел башыннан балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә шундый ата-аналарга карата 38 материал җибәрелгән. Шулай ук балаларга рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтү турында бер очрак ачыкланды.
“Үсмер – гаилә” операциясе барышында, ул 17 февральдән 26 февральгә кадәр бара, балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән, аларга карата аяусыз мөнәсәбәт күрсәткән ата-аналар яки аларны алмаштыручыларны, шулай ук балалар белән бергә яшәгән өлкәннәрнең балигъ булмаганнарга карата көч куллану очракларын ачыклауга аерым игътибар бүләбез, - дип хәбәр итте Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Ирек Шәяхмәтов.
Читайте нас: