Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
3 март 2020, 16:00

Кешегә кул күтәрсәң

Моның өчен административ кына түгел, җинаять җаваплылыгы да каралган.

Моның өчен административ кына түгел, җинаять җаваплылыгы да каралган.
Административ хокук бозулар турында кодексның 6.1.1. статьясы кыйнаган өчен генә түгел, ә физик авыртуга китергән чеметү, тешләү, кулларны, аякларны бору кебек һәм башка гамәлләр өчен дә административ җаваплылыкны күз уңында тота. Бу статья буенча җәза шактый катгый: 5 меңнән 30 меңгә кадәр штраф яки 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ арестка алу, 60-120 сәгать мәҗбүри эш каралган.
Сәламәтлеккә китерелгән зыян дәрәҗәсе эксперт тарафыннан билгеләнә, моның өчен полиция хезмәткәре юлламасы буенча мотлак медицина тикшерүе үтәргә кирәк.
Әгәр кешене хулиганлык ниятеннән яисә сәяси, идеологик, раса, милли яки дини күрә алмаучанлык, дошманлык мотивлары буенча кыйнасалар, моның өчен РФ Җинаять Кодексының 116нчы статьясы буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Әгәр дә кул күтәргән өчен административ җәза билгеләнгән кеше ел дәвамында тагын бер тапкыр шундый ук гамәл кылган икән, шулай ук җинаять эше кузгатылырга мөмкин.
Былтыр районда 40 кеше кыйнаган өчен административ җаваплылыкка тарттырылган (2018 елда – 60).
Альбина КУТЬЯНОВА,
Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең административ законнарны үтәү юнәлеше өлкән инспекторы.
Читайте нас: