Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
17 март 2020, 17:00

Бурычларыгызны түләргә ашыгыгыз

16 марттан 22 мартка кадәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге административ штрафларны мәҗбүри түләттерү буенча “Бурычлы” операциясенең чираттагы этабын үткәрә.

16 марттан 22 мартка кадәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге административ штрафларны мәҗбүри түләттерү буенча “Бурычлы” операциясенең чираттагы этабын үткәрә. Әгәр бурычыгыз бар икән, аны капларга вакыт бар әле.
Булган административ бурыч мәсьәләләре буенча шулай ук сез яшәгән урын буенча полициянең участок уполномоченыена яисә Раевка авылы, Ленин урамы, 144 адресы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең административ практика кабинетына мөрәҗәгать итә аласыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф буенча – Магистраль урамы, 3 адресы буенча ЮХХДИ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Альбина КУТЬЯНОВА,
Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча административ законнарны үтәү юнәлеше өлкән инспекторы.
Читайте нас: