Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
29 апрель 2020, 20:00

Үзаллы изоляция режимын бозган өчен җаваплылыкка тарттырылдылар

Короновируска бәйле хәл һаман да кискен, шуңа күрә республикада айга якын инде үзаллы изоляция режимы дәвам итә һәм халык бу тәләпләрне төгәл үтәргә тиеш.

Короновируска бәйле хәл һаман да кискен, шуңа күрә республикада айга якын инде үзаллы изоляция режимы дәвам итә һәм халык бу тәләпләрне төгәл үтәргә тиеш. Кагыйдә бозучыларны административ җаваплылыкка тарттырылулары ихтимал.
-Административ хокук бозулар турындагы Русия Федерациясе Кодексына ярашлы югары әзерлек режимы чорында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен гражданнарга 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салу каралган, - ди Әлшәй район суды судьясе ярдәмчесе Светлана Шәмсетдинова.
-Вазыйфалы кешеләргә 10 - 50 мең сум, юридик шәхес буларак теркәлми малтабарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләргә – 30 - 50 мең, юридик шәхесләргә – 100 - 300 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән.
Әлшәй районы суды тарафыннан 2 кешегә карата административ эш каралган, алар, үзаллы изоляция режимын бозып, муниципаль берәмлек хакимияте тарафыннан расланган яки эш бирүчедән алынган белешмәсез җәмәгать урынында йөргән. Гаеплеләргә 1000 сум күләмендә штраф салынган.
-Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклау калу өчен гади гына кагыйдәләрне үтәгез, бик мөһим булмаса, йортыгыздан чыкмавыгызны сорыйбызз, - дип мөрәҗәгать итте Светлана Рәмил кызы.
Фото: mirtesen.ru
Читайте нас: