Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
20 июнь 2020, 15:00

Штрафлар буенча бурычыгыз бармы?

Районда административ штрафларны мәҗбүри түләттерү буенча зур күләмле “Бурычлы” операциясенең чираттагы этабы үтә.

Районда административ штрафларны мәҗбүри түләттерү буенча зур күләмле “Бурычлы” операциясенең чираттагы этабы үтә.
Бурычларыгыз турында полициянең участок уполномоченныеннан белергә, Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә, ЮХХДИ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. “Бурычлы” операциясе 22 июньгә кадәр дәвам итә.
Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең административ законнарны үтәү төркеме өлкән инспекторы Альбина Кутьянова әйтүенчә, штрафны күрсәтелгән вакытта түләмәгән очракта, карарның күчермәсе сумманы мәҗбүри түләттерү өчен суд приставларына җибәрелә. Моннан тыш, хокук бозучыга икеләтә күләмдә штраф салына яки 15 тәүлеккә кадәр арест, 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр каралган.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: