Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
20 август 2020, 17:20

Суд аша туристик фирмадан акчасын кире кайтара

Районда яшәүче бер хатын Таиландка бара алмаганга акчасын һәм мораль зыян өчен компенсацияне кайтару максатында туристик фирманы судка бирә.

Районда яшәүче бер хатын Таиландка бара алмаганга акчасын һәм мораль зыян өчен компенсацияне кайтару максатында туристик фирманы судка бирә.
Быел февраль аенда бу ханым компаниядән 91500 сумга ике кешелек путевка сатып ала. Әмма коронавирус пандемиясенә бәйле Таиланд белән авиабәйләнеш туктатыла. Шуннан ул турфирмага акчасын кире кайтарып бирүләрен сорап гариза яза, әмма җавап бирүче булмый. Хатын судка мөрәҗәгать итә.
-Клиентның таләбе нигезле дип табылды. “Регион Туризм” җәмгыяте дәгъвачы файдасына 91500 сум путевка акчасын, 87840 сум неустойка, мораль зыян өчен1000 сум күләмендә компенсация һәм 90170 сум штрафны кире кайтара. Шулай ук дәгъва итүче вәкиле хезмәте өчен киткән чыгымнарга – 7 мең һәм почта чыгымнарына – 934сум18 тиен кире кайтарылды, - тип хәбәр итте Әлшәй районы судьясе ярдәмчесе Светлана Шәмсетдинова.
Карар әле үз көченә кермәгән.
Читайте нас: