Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
30 октябрь 2020, 12:30

Алдашып пособие алу нәрсә белән яный?

Эшсезләр сыйфатында теркәлгәндә гражданнар эшсезлек буенча пособие алырга уйлаган яки законсыз рәвештә алган өчен җаваплылыкка тарттырылуы мөмкин.

Эшсезләр сыйфатында теркәлгәндә гражданнар эшсезлек буенча пособие алырга уйлаган яки законсыз рәвештә алган өчен җаваплылыкка тарттырылуы мөмкин.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләрен алдап, эш белән тәэмин ителгәнлеген яшергән, эше һәм хезмәт хакы булмау турында ялган мәгълүматлар җыелган документлар биргән өчен «Мутлашу» статьясы буенча җинаять җаваплылыгы каралган.
Пособиене законсыз алу фактларын ачыклаганда без түләүне туктатабыз һәм гражданинны эшсезләр исәбеннән төшерәбез.
Әгәр алдау юлы белән эшсезлек буенча пособие алган кешеләр бурычларын тулы күләмдә түләми икән, без законсыз алынган сумманы түләттерү турында судка дәгъва гаризасы тапшырабыз, бер үк вакытта материалларны җинаять эше кузгату турындагы мәсьәләне карау өчен хокук саклау органнарына җибәрәбез.
Ел башыннан районда алдау юлы белән эшсезлек буенча пособие алуның 12 очрагы ачыкланды. Җиде кеше акчаны ирекле рәвештә кире кайтарды, биш кешенең эше полициягә тапшырылды.
Венера ХӘМИДУЛЛИНА,
халыкны эш белән тәэмин итүнең көньяк-көнбатыш районара үзәге Әлшәй районы буенча бүлеге җитәкчесе.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: