Өлешләтә төзелештә ана капиталын куллануга бәйле законга төзәтмәләр үз көченә керде.
Эскроу исәбе ябылган очракта өлешләтә төзелештә катнашу килешүен таркатканда ана капиталы акчаһсы Пенсия фондына (аның территориаль органы), күчерелгән исәпкә биш көн эчендә кире кайтарылырга тиеш.
Пенсия фонды акчаларны кире кайтару турындагы мәгълүматларны дәүләт ярдәмен өстәмә хокукы булган кешеләрнең федераль регистрдагы ана капиталы алучы турындагы мәгълүматларга кертә.
Шушы елның июлендә өлешләтә төзелештә катнашу турындагы
Федераль законга төзәтмәләр кертелде. Яңалыкларның берсе шулай ук өлешләтә төзелештә катнашуга яки кредит килешүенә киткән ана капиталына кагыла.
Әгәр өлешләтә төзелештә катнашу өчен таркатылган килешүне түләү яки шундый өлешләтә төзелеш өчен кредит килешүе өчен ана капиталы кулланылган булса, банк өлешче гаризасы нигезендә Пенсия фондына запрос җибәрә һәм акчаны кире кайтара.
Моннан тыш, әгәр төзүче оешма банкротка чыкса һәм күп фатирлы йорт проблемалы рәтенә күчсә, ана капиталы шулай ук кире кайтарылырга тиеш. Бу очракта – Өлешчеләрнең хокукларын яклау фонды ярдәмгә киләчәк.
Шулай итеп, кертелгән төзәтмәләр гражданнарга кире кайтарылган акчаларны суд органнарына мөрәҗәгать итми генә файдалана алу мөмкинлеге бирә.
Росреестрның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең җитәкче ярдәмчесе.