Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
25 ноябрь 2020, 12:35

Ришвәт сорыйлармы? Шалтырат!

Бүген коррупцияне безнең дәүләттә генә түгел, дөньяның күп кенә алган киткән илләрендә дә шактый киң таралган җинаятьчелек төре дип әйтергә була.

Бүген коррупцияне безнең дәүләттә генә түгел, дөньяның күп кенә алган киткән илләрендә дә шактый киң таралган җинаятьчелек төре дип әйтергә була.
Әгәр сездән ришвәт түләүне, законсыз акча таләп итсәләр, үзегезне кулга алыгыз һәм түбәндәгечә эш итегез:
  1. Сезгә куелган шартларны (күпме күләмдә, ришвәт бирү сроклары һәм ысуллары, ришвәтчелекнең формасы, мәсьәләләрне эзмә-эзлекле хәл итү) игътибар белән тыңлагыз һәм истә калдырырга, ә мөмкин булганда язып алырга тырышыгыз.
  2. Үзегезне бик сак, әдәпле тотыгыз, ялагайланмагыз һәм сүзләрегезне уйлап әйтегез, мутлашучылар аны ришвәт бирергә риза булгансыз яки катгый баш тартасыз дип аңларга мөмкин.
  3. Ришвәт бирү вакыты һәм урыны турындагы мәсьәләне чиновник белән киләсе очрашуга кадәр күчерергә, аның өчен сезгә яхшы таныш булган урын тәкъдим итәргә тырышыгыз.
  4. Ришвәт бирергә ризалашкан очракта сезнең мәсьәләне хәл итү гарантияләре белән кызыксынырга кирәк.
  5. Сөйләшкәндә инициативаны үзегезгә алмагыз, күбрәк тыңлагыз, сезгә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирсен өчен ришвәт таләп итүчегә сөйләшергә ирек бирегез.
  6. Ришвәт биргән кеше, әгәр ул җинаять эше кузгату хокукы булган органга вазифалы кешегә ришвәт бирү турында үз теләге белән хәбәр итсә, җинаять җаваплылыгыннан азат ителүе турында да онытмагыз.
    Район хакимиятенең юридик бүлеге.
    Ришвәт бирүне таләп итү очраклары турында сез Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлегенә 8 (34754) 3-09-91 телефоны аша хәбәр итә, әгәр дә анонимлыкны саклап калырга теләсәгез 3-07-24 телефоны буенча икътисадый именлек төркеме оперуполномоченныйларына шалтырата аласыз.
    Әлшәй районында коррупциягә каршы эш итү буенча “ышаныч телефоны”: 3-07-49, эш вакытында шалтыратырга.
    Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ”ышаныч телефоны”: 8(347) 279-32-92.
    РФ Тәфтиш комитетының “Коррупцияне туктатыйк!” кызу линия телефоны: 8-800-100-12-60.
    Башкортстан Республикасы прокуратурасының “ышаныч телефоны”: 8(347) 272-16-25 (эш вакытында), 272-71-42 (ял көннәрендә).
    Читайте нас: