Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
1 декабрь 2020, 12:30

Малтабар бурычын түләде

Әлшәй районы суд приставлары урындагы малтабардан салым түләүләре буенча ярты миллион сумнан артык бурычын түләттерде.

Малтабар бурычын түләде
Әлшәй районы суд приставлары урындагы малтабардан салым түләүләре буенча ярты миллион сумнан артык бурычын түләттерде.
33 яшьлек малтабарның төп эшчәнлеге - катнаш авыл хуҗалыгы. Әмма, салым органы алдында бурычлары булуга карамастан, фермер хуҗалыгы башлыгы аларны билгеләнгән вакытта түләмәгән. Нәтиҗәдә 514 мең сумнан артык бурычы җыелган. Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча районара инспекциясе дәгъвасы буенча Әлшәй районы суд приставлары бүлегендә милеккә салым буенча бурычны түләттерү турында башкарма производство кузгатылды.
Бурычлы кешенең милек хәле турында запрослар җибәрелде һәм аның чит ил машинасы булуы ачыкланды. Суд приставы 2018 елгы Toyota Land Cruiser автомобиленә карата регистрация эшләрен башкаруга тыю карары чыгарды. Ир салым бурычларын кыска вакытта түләде.
Суд приставлары Федераль хезмәтенең Башкортостан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Бүген, 1 декабрьдә, 2019 ел өчен физик шәхесләрнең милек салымнарын түләү вакыты тәмамлана.
Читайте нас: