Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
11 декабрь 2020, 18:35

Гамәлдә булу вакыты чыккан шофер таныклыкларын алмаштырырга кирәк

Республика Дәүләт автоинспекциясендә 1 февральдән 15 июльгә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан шофер таныклыкларын алмаштыру срогы декабрь аенда тәмамлануы турында хәбәр иттеләр.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә 1 февральдән 15 июльгә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан шофер таныклыкларын алмаштыру срогы декабрь аенда тәмамлануы турында хәбәр иттеләр.
Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, бу чорда яраклылык вакыты чыккан шофер таныклыклары белән йөргән автомобиль хуҗаларына карата административ чаралар кулланылмады.
«Закон белән мондый шофер таныклыкларының гамәлдә булу вакыты 2020 ел ахырына кадәр озайтты. Димәк, штраф булмасын өчен, документларны 31 декабрьгә кадәр алмаштырырга кирәк», — дип хәбәр иттеләр БР Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясендә.
Шул ук вакытта, янә бердәм дәүләт хезмәтләре порталы эшли башлады, аның ярдәмендә төрле теркәү-имтихан гамәлләрен башкарырга, шул исәптән шофер таныклыкларын алмаштырырга мөмкин.
«Башинформ».
Фото: m.123ru.net
Читайте нас: