Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
18 декабрь 2020, 16:43

Хокук бозулар турында полициягә хәбәр итегез

Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә зур җаваплылык йөкләтелә.

Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә зур җаваплылык йөкләтелә. Гражданнарның полициягә телдән, язма формада яки телефон аша мөрәҗәгать итүенә карамастан, бер генә хәбәр дә игътибарсыз калырга тиеш түгел.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлегендә мөрәҗәгатьләрне кабул итү һәм теркәү дежур частьта тәүлек әйләнәсенә, шулай ук 3-09-91, 3-12-09, 02 телефоннары буенча алып барыла.
Язма мөрәҗәгать турыдан-туры автор яки аның мәнфәгатьләрен яклаучы кеше тарафыннан дежур частена җибәрелә. Шул ук вакытта оператив дежурный талон-белдерү бирә.
Мөрәҗәгатьләрне почта аша да җибәрергә мөмкин. Алар мотлак теркәлергә тиеш һәм алынганнан соң өч көн эчендә карала. Барлык конвертлар, шул исәптән аерым кешегә «шәхсән» тамгасы белән җибәрелгәннәре дә, режим һәм эшләр башкару бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ачылырга тиеш.
Моннан тыш, расланган графикка ярашлы, эш көннәрендә Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы А.С. Чугунов һәм аның урынбасарлары гражданнарны кабул итә. Шәхси кабул иткәндә дә гариза яки хәбәр бирергә мөмкин, ул соңыннан теркәлә һәм башкаручыга тикшерү өчен тапшырыла.
Эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать иткәндә исем-шәрифләрегезне һәм яшәгән адресыгызны хәбәр итәргә кирәк. Автор турында мәгълүмат һәм почта адресы, аның буенча җавап җибәрелергә тиеш, күрсәтелмәгән мөрәҗәгатьләр аноним дип исәпләнә.
Моннан тыш, сез җинаятьләр, хокук бозулар турында хәбәрләрне кабул итү, теркәү һәм карау буенча дәүләт хезмәтеннән www.gosuslugi.ru порталында файдалана һәм интернет-мөрәҗәгатьне Русия Эчке эшләр министрлыгының теләсә кайсы департаментына җибәрә аласыз.
Гүзәл МОРАТХУҖИНА,
Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең штаб җитәкчесе.
Фото: salsknews.ru
Читайте нас: