Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Законнарда яңалык
15 ноябрь 2019, 02:00

Авыл хатын-кызлары өчен кыскартылган эш көне

Русия Президенты Владимир Путин авылда эшләгән хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне турында законга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин авылда эшләгән хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне турында законга кул куйды.
Законга ярашлы, авылда яшәүче һәм эшләүче хатын-кызлар өчен эш көненең озынлыгы атнасына 36 сәгатьтән дә артмаска тиеш. Шул ук вакытта хезмәт хакы тулы күләмендә саклана. Әгәр хезмәт шартлары буенча авыл хатын-кызының эш көне ике өлешкә бүленгән булса, өстәмә түләүгә дәгъва итә ала.
Авыл хатын-кызларының кыскартылган эш көненә хокукы Дәүләт Думасы закон кабул иткәнгә кадәр федераль закон тарафыннан расланмаган иде, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Фото: Яндекс
Читайте нас: