Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Законнардагы яңалык
25 гыйнвар 2019, 02:00

Русиялеләргә корыган агачларны кисү рөхсәт ителде

1 гыйнвардан “РФ Урман кодексының 32нче статьясына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон көченә керде.

1 гыйнвардан “РФ Урман кодексының 32нче статьясына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон көченә керде. Закон гражданнарга үзләренең шәхси ихтыяҗлары өчен коры-сарыны (валежник) бушлай һәм рөхсәтсез файдалану мөмкинлеге бирә.
Республика халкыннан бу законны куллануга бәйле бик күп мөрәҗәгатьләр булды. Шуңа да халыкны аеруча борчыган сорауларга җавап бирергә кирәк дип исәплим.
1. Нәрсә ул валежник?
Бу сүзне татарчага тәржемә итсәк лапы, кискә, коры-сары дигәнне аңлата. Ул – ел - давыл, кар авырлыгы, кору яки төрле чирләр аркасында җиргә егылган агач.
2. Кискә җыюга рөхсәтне кемнән алырга?
Моның өчен рөхсәт алу кирәкми.
3. Кискә җыю өчен урманга үзең белән балта һәм пычкы алып барырга ярыймы?
Әйе, мөмкин, шулай ук бензин менән эшләүче пычкыны да алырга була. Бернинди дә тыю юк, чөнки җирдә яткан агачны алып кайту өчен аны кискәләргә кирәк бит.
4. Коры-сарыны кайчан әзерләргә мөмкин?
Елның теләсә нинди мизгелендә, янгынга каршы махсус режим игълан ителеп, урманга бару тыелган очраклардан тыш.
5. Чыбык-чабыкны нинди урманнарда җыю рөхсәт ителә?
Кискәне барлык урманнарда да әзерләргә була, бары тик урман кисү, алдан әзерләнгән агачны саклауга салу урыннарында гына тыела.
Шуңа игътибарыгызны җәлеп итәсем килә, Башкортстан Урман хуҗалыгы тарафыннан 2018 елның 26 декабрендә үзенең биләмә бүлекчәләренә җибәрелгән хат кире кагылды һәм ул кулланылырга тиеш түгел. Анда коры-сары алырга теләгәндә, башта бу хакта урман саклау органнарына хәбәр итәргә һәм коры-сары әзерләү өчен рөхсәт алырга кирәклеге хакында сүз бара. Бүген министрлыкларга законны куллану буенча яңа хатлар җибәрелде.
Кискә җыю өчен урманга баручыларның тере агачларны һәм куаклыкларны бернинди сәбәп белән дә кисмәүләрен, урман үсентеләренә зыян китермәүләрен һәм ботакларны калдырмауларын сорыйм – алар урманда тузып ята һәм янгын хәвефен арттыра.
Барыгызга да билгеле, үсеп утырган агачны законсыз кискән өчен административ җаваплылык каралган, аерым очракларда, китерелгән зыянга бәйле, җинаять җаваплылыгына тарттыру ихтималы бар.
Бу закон аеруча авылда яшәүчеләр өчен бик кирәк, дип исәплим, чөнки кискә кәүсәләрен хуҗалыкта утын итүдән тыш багана яки башка ихтыяҗ өчен дә кулланырга була.
Зариф БАЙГУСКАРОВ,
РФ Дәүләт думасы депутаты.
Читайте нас: